Кукмарада "Чиста йорт-чиста тәрәзәләр" хәйрия акциясе узы

2019 елның 19 апреле, җомга

Кукмараның "Тылсым"  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә  социаль хезмәткәрләр  "Чиста йорт-чиста тәрәзәләр" хәйрия акциясен тормышка ашыра. Бөек Пасха һәм май бәйрәмнәре алдыннан кырык җиде кешегә ярдәм күрсәтте.

Акциянең максаты: социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасындагы сугыш ветераннары, өлкән яшьтәге кешеләр, инвалидларның яшәү дәрәҗәсен күтәрү, психологик атмосфераны яхшырту.

Өлкәннәр өчен йортта чисталык урнаштыру – тормыш таләбе.Бәйрәмнәр алдыннан һәр ел саен әлеге акцияне үткәрү традициягә әйләнде. Иң элек социаль хезмәткәрләр уңайлы мохит тудыра, аннан соң йортны тәртипкә китерә: савыт-сабаны, тәрәзәләрне, шкаф, стеналарны юа, тәрәзә челтәрләрен юып элә. 

Пенсионерлар Кече Чура авылында яшәүче  Вера Иван кызы,  Күкшелдән Вафира Әхәт кызы социаль хезмәткәрләрнең эшеннән бигрәк тә канәгать калды, бәйрәм алдыннан өйләрен җыештырган өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International