Югары Ослан районы “Өмет утравы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Екатерина Климовская булачак әниләр өчен “Аистенок” клубының чираттагы дәресен үткәрде.
Дәрескә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Алинә Габдрахманова чакырылган иде, ул йөкле хатыннарга бушлай һөнәри белем бирү социаль программасы турында сөйләде.
“Бала карау ялында булган хатын-кызлар тормыштан артта калам, кирәкле белем-күнекмәләремне онытам дип еш борчылалар. Ник дигәндә, әни кеше өч ел дәвамында өйдә утырганда бик зур үзгәрешләр булырга мөмкин. Әниләр яңа һөнәрне яки өстәмә һөнәри белемне бала карау ялында ук үзләштерә алалар”, - диде Алинә Габдрахманова.
Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте бала карау ялында булган, баласына өч яшь тулгач, эшкә чыгарга планлаштырган хатын-кызларга аерым уку һәм өстәмә һөнәри белем алу мөмкинлеге биргән программа булдырды. Мәшгульлек үзәге белгече программада нинди шартларда катнашырга мөмкин булуын, нинди хезмәтләр каралуын, укыту ничек һәм кайда үткәрелүен, нинди һөнәр (белгечлек) алырга мөмкин булуын аңлатты.
Клубта катнашучыларга үзәк белгечләре эшләгән “Беренче бала тугач бирелүче түләүләр турында”, “Яңа туган баланың беренче документлары” дигән мәгълүмати буклетлар таратылды.