Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.
Координация советы эшендә Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе һ.б. катнашты.
Координация советы утырышында Казан, Әлки, Югары Ослан, Кама Тамагы һәм Түбән Кама муниципаль районнары территориясендә урнашкан сигез бурычлы оешманың хезмәт хакын түләү, иминият кертемнәре һәм салым түләүләре буенча бурычларын каплау мәсьәләләре каралды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча предприятиеләр бурычларын билгеләнгән вакытка кадәр түләп бетерү шарты белән Координация советы һәм территориаль ведомствоара комиссияләр контролендә калдырылды.