Чаллыда балаларга дуслык дәресе оештырдылар

2019 елның 19 апреле, җомга

"Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" акциясе уңаеннан 18нче апрельдә Яр Чаллы шәһәре мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгенең 13 реабилитанты  өчен балалар китапханәсенә экскурсия оештырылды.

Китапханәдә балаларны бик җылы һәм шат  каршы алдылар. Уку залында алар өчен "Әйдәгез, тату яшик! " дигән темага сыйныф сәгате оештырылды. Китапханәчеләр балалар белән бергә дуслык нәрсә икәнлеге турында фикер алышты.  Һәркем үзенең яраткан дусты, аның иң яхшы сыйфатлары турында сөйләде. Очрашу ахырында балалар үзләре өчен нәтиҗә ясады: дусларның кадерен белергә, аның турында кайгыртырга, уңышлары өчен сөенергә һәм һәрвакыт янәшәсендә булырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International