Теләчедә яшүсмерләргә Интернеттагы иминлек турында аңлаттылар

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Теләче районындагы "Чишмә" халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, Теләче урта мәктәбе базасында  8 сыйныф укучылары белән хокук бозуларны профилактикалау буенча чара оештырды.

"Балигъ булмаганнарның мәгълүмати иминлеген булдыру" технологиясен тормышка ашыру уңаеннан узган чара "Киберфанатлар киберспектикларга каршы" дигән дәрес узды.   Дәреснең максаты - яшүсмерләрнең Интернеттагы төрле мәгълүмат төрләре турында белемнәрен актуальләштерү, шулай ук аларның Интернет челтәрендә уңай һәм тискәре контент турында күзаллау булдыру.

Дәрес яшүсмерләргә мәгълүматны Интернетта тискәре яки уңай бәяләргә ярамаганлыгын аңларга ярдәм итте, шуңа күрә мәгълүмат сыйфатын тикшерергә һәм аны бәяли белергә өйрәнү мөһим. Дәрес ахырында "Синең иминлек" дигән мәгълүмати буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International