"Язгы игелек атнасы" уңаеннан, 17 апрель көнне "Космос" яшьләр үзәгендә Зәй районындагы "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм мәдәният идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан "Девочка Мия и белый лев" хәйрия фильмы күрсәтелде.
Чарада социаль куркыныч хәлдәге һәм сәламәтлекләрендә тайпылышлар булган балалар катнашты.
Мультфильм очраклы гына сайланмаган, ул әхлакый сыйфатлар үстерүгә, динара мөнәсәбәтләрне ныгытуга, дуслык кыйммәтләрен аңлауга, кылган гамәлләр өчен җаваплылык хисе формалаштыруга юнәлдерелгән тәрбия потенциалын үз эченә алган чара булып тора.