"Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәгендә яңа мавыгулар барлыкка килде

2019 елның 14 июне, җомга

Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә, иганәче ярдәмендә "Джакколо-Жульбак" дигән өстәл уены булдырылды.

Агач алкаларны тактадагы махсус җәяләргә кертү спорт уены Голландиядә ике гасыр элек җайлаштырылган һәм хәзер үзенең хәзерге кыяфәтендә төрле яшьтәге балалар арасында популярлык казана.  Бу уенның өстенлеге шунда ки, барлык катнашучылар да бер үк шартларда тора. 

Хәзер үзәк карамагындагылар әлеге уенның кагыйдәләрен үзләштерде һәм вакытларын күңелле, файдалы итеп уздыра. Балалар да рәхәтләнеп уйный һәм дусларча турнирларда җиңәләр. Бу уенны бер, ике кеше, чиратлап яки команда белән уйнарга мөмкин. Шул ук вакытта, ул теләсә кайсы категория балалар өчен шулкадәр мавыктыргыч һәм кызыклы.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, өстәл уеннары команда рухын тоярга мөмкинлек бирә, күзаллау, вак моторика, хәрәкәтләрне координацияләү һәм аларның төгәллеген үстерүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International