Мәшгульлек үзәге белгечләре Яшел Үзән эш бирүчеләренә маркетинг визиты ясады

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Эш бирүчеләргә мәшгульлек үзәге күрсәтүче дәүләт хезмәтләре хакында мәгълүмат җиткерү максатыннан Яшел Үзән шәһәре эш бирүчеләрендә маркетинг визиты ясалды.

Белгечләр барлыгы 5 оешмада булды(“Инженерлык-технология үзәге “ТеплоГаз” ҖЧҖ, шәхси эшмәкәрләр Н.Вафина һәм Л.Куринная, "Все для дома" һәм "Универмаг" ҖЧҖ).

Белгечләр эш бирүчеләргә халык мәшгульлеге законының хезмәткәрләргә ихтыяҗ һәм буш эш урыннары булу хакында мәгълүмат бирү өлеше башкарылуы мәҗбүри икәне турында аңлаттылар.

Шулай ук визит вакытында эш бирүчеләргә пенсиягә чыгу яшендә булган гражданнарның хезмәт хокуклары үтәлү һәм яшь буенча дискриминация булдырмау, эш эзләүдә кыенлыклар кичерүче гражданнарны, шул исәптән инвалидларны эш белән тәэмин итү өчен вакытлыча эш урыннары оештыру мәсьәләләре, шулай ук мәшгульлек үзәге буенча эшкә урнаштырылган инвалидның хезмәте өчен түләү чыгымнарын каплауга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу мөмкинлеге хакында мәгълүмат җиткерделәр.

Эш бирүчеләр мәшгульлек үзәге тормышка ашыручы халык мәшгульлегенә булышлык итүче программалар хакында буклетлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International