Шушы көннәрдә социаль Түбән Каманың "Балкыш" приютында тәрбияләнүче балалар һәм яшүсмерләр өчен тәрбиячесе Ираида Мадиярова эшлекле уен "Фемида дәресләрен" үткәрде.
Уен - балаларның үз хокукларын яклау һәм әйләнә-тирәлек шартларына җайлаша белүләре формасында узды.
Балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, Ираида Мадиярова балаларга яхшы таныш булган әкиятләр мисалында төп хокуклар белән таныштырды.
Теманың катлаулы булуына карамастан, малайлар дәрестә актив катнашты һәм хокукый белемнәр алдылар.
"Бары тик үз хокукларын һәм бурычларын яхшы белү генә тәрбияләнүчеләргә үз-үзләрен табарга һәм шәхес буларак ачылырга мөмкинлек бирә", - диде тәрбияче Ираида Мадиярова.