Зәйдә алимент түләмәүчеләр мәсьәләләре буенча кабул итү көне узды

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Зәйдә әтисе яки әнисе алимент түләмәгән балигъ булмаган балалы гаиләләр өчен хокукый ярдәм күрсәтү буенча бердәм кабул итү көне узды. Аның эшендә халык мәшгульлеге үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Ольга Лаптева катнашты.

Комиссия ике мөрәҗәгать кабул итте. Бер очракта алимент түләүче гражданинның эшләве, әмма хезмәт эшчәнлеген рәсми рәвештә теркәмәве ачыкланды. Алимент түләү мәсьәләсен закон кысаларында хәл итү өчен, аңа рәсми рәвештә эшкә урнашу яки үзмәшгуль буларак теркәлергә тәкъдим ителде.

Ольга Лаптева яңа салым режимына күчү буенча консультация мәшгульлек үзәгендә дә бирелүе хакында хәбәр итте.

Искәртик, бердәм кабул итү көне һәр айның беренче сишәмбесендә оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International