Зәйдә волонтерлар белән бергә профилактик акция узды

2019 елның 14 июне, җомга

Шушы көннәрдә  Зәй “Шатлык” комплекслы  халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре, “Волонтерлар” ирекле хәрәкәте белән берлектә "Тәмәке тарту яки сәламәтлек" дигән акция уздырды. 

Акциянең максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, районда яшәүчеләрнең  тәмәке тартуның организмга зыяны турында белемнәрне киңәйтү, вакытны иминле һәм кызыклы үткәрү ысуллары белән таныштыру. 

Әлеге акция барышында белгечләр һәм волонтерлар начар гадәтләрне кисәтү һәм тәмәкене тартучыларга аны ташлауны тәкъдим итүче мәгълүмати буклетлар таратты, сәләмәт яшәү рәвешен алып барырга өндәде. 

Акциядә барлыгы 60 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International