Кукмарадагы "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар өчен “Зилант балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе” тренерлары белән берлектә күңелле спорт ярышы оештырды.
19 июньдә Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, "Наркотикларсыз тормыш" республика акциясе уңаеннан, Халыкара наркотик чараларны явыз ният белән куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган чара узды. Анда Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы Баулы районы буенча бүлегенең участок полиция вәкиле А.Хабипов белән очрашу узды.
Бөгелмә шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре һөнәри юнәлештә эш алып бару өчен Бөгелмә шәһәренең "Яңарыш" инвалид балаларны тернәкләндерү үзәгенә барды. Андагы мәктәп яшендәге барлык балалар да үзләренең һөнәри юнәлешен ачыклау өчен компьютерда тест узды.
19 нчы июнь көнне Тукай муниципаль районы "Шәфкатъ" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Рәзилә Ярмухаметова һәм социаль педагог Римма Шакирова “Бәтке урта мәктәбе” мәктәп яны лагеры базасында "Без террорга каршы” буклетлары таратты.
Кукмараның "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре үз эшләрендә "Гомер көзе" программасын актив куллана.
Наркомания белән көрәш көненә багышлап Биектауның "Өмет" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече тарафыннан балигъ булмаганннар арасында хокук бозуларны профилактикалау программасы нигезендә "Үз-үзеңә ышан" клубына йөрүчеләр белән “Безнең сәламәтлек безнең кулларда!" дип аталган акция үткәрде.
Түбән Каманың "Веста" үзәге социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 17 бала арасында "Ишегалды уеннары" дигән дәрес үткәрде.
Яр Чаллы шәһәре "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова "Үзеңне белү ул - башкаларны белү" дигән темага мини-тренинг үткәрде.
Түбән Каманың “Веста” үзәге социаль педагогы Елена Макарова 15 балигъ булмаган бала арасында “Киң минем туган илем” дип аталган интерактив төркемле дәрес үткәрде.
Мини-футболны популярлаштыру һәм актив яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, 2019 елның 20-21 июнендә Татарстанда психоневрологик интернатларның социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучылар арасында мини-футбол буенча ачык турнир уза.