"Яңарыш"реабилитантлары һөнәри юнәлеш бирүче тест узды

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Бөгелмә шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре һөнәри юнәлештә эш алып бару өчен Бөгелмә шәһәренең "Яңарыш" инвалид балаларны тернәкләндерү үзәгенә барды. Андагы мәктәп яшендәге барлык балалар да үзләренең һөнәри юнәлешен ачыклау өчен компьютерда тест узды.   

Мәшгульлек үзәге психологы Снежана Лунева мәктәп яшендәге балаларга һөнәри юнәлештә хезмәт күрсәтү өчен  Бөгелмә шәһәренең "Яңарыш" инвалид балаларны тернәкләндерү үзәгенә барды. 

Тернәкләндерү үзәге белән Бөгелмә шәһәре мәшгульлек үзәге арасында һөнәри юнәлештә уртак эш алып бару турында ел саен килешү төзелә. Хезмәттәшлекнең төп максаты – яшүсмерләргә һөнәри юнәлеш бирү, алга таба һөнәр сайлау җиңелрәк булсын өчен аларны төрле белгечлекләр белән таныштыру. Аерым төр эш һәм һөнәрләргә булган  мөмкинлекләрен, теләкләрен, сәләтләрен ачыкларга ярдәм итү өчен һөнәри тестлар уздыру.

Тернәкләндерү үзәгендә булган һәр яшүсмер психологтан индивидуаль консультация  һәм узган тест йомгакларын алды. Һөнәри тестны ул көнне барлыгы 5 кеше узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International