Кукмарадагы "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар өчен “Зилант балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе” тренерлары белән берлектә күңелле спорт ярышы оештырды.
Балалар ике командага бүленеп, визит карточкасы һәм команданың исеме, девизын әзерләде. Соңыннан барысы да зур теләк, җиңүгә омтылыш белән күңелле узган ярышларда катнашты. Урыннан еракка туп ату, скакалка белән сикерү һәм башка кызыклы уеннар балалар өчен зур юаныч булды.