19 июньдә Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, "Наркотикларсыз тормыш" республика акциясе уңаеннан, Халыкара наркотик чараларны явыз ният белән куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган чара узды. Анда Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы Баулы районы буенча бүлегенең участок полиция вәкиле А.Хабипов белән очрашу узды.
Әлеге чараның максаты булып сәламәтлек - бәхетле тормышның төп шарты дигән белемнәрне ныгыту торды. Балалар арасында наркотик матдәләр куллануны кисәтү.
Чараның бурычлары:
- Наркотикларга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру;
- Балаларда үз абруйыңны һәм үз-үзеңә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү;
- Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Әңгәмә барышында наркотик матдәләр кулланган, саклаган, саткан өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы белән таныштырдылар. Хабипов Альберт әңгәмәне профессиональ эшчәнлектән конкрет мисаллар һәм фактларга нигезләде.
Балалар зур кызыксыну белән тыңлады һәм аларга бирелгән сорауларга җавап бирделәр. Әңгәмәдә балигъ булмаганнарның җинаять һәм хокук бозулар кылган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы турында сораулар яктыртылды. ПДН инспекторы үзләрен авыр тормыш хәлләрендә ничек тотарга, ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә киңәш, балаларның сорауларына җавап бирде. Чара ахырында "Наркотикларга – юк! Тормыш сайла!" дип исемләнгән мәгълумати буклетлар таратты.