Наркомания белән көрәш көненә багышлап Биектауның "Өмет" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече тарафыннан балигъ булмаганннар арасында хокук бозуларны профилактикалау программасы нигезендә "Үз-үзеңә ышан" клубына йөрүчеләр белән “Безнең сәламәтлек безнең кулларда!" дип аталган акция үткәрде.
Бу акциянең төп максаты: яшүсмерләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, хокук бозуларның санын киметү. Акциядә социаль хезмәт алучыларның 11 баласы катнашты. Соңыннан барлык катнашучыларга "Тормыштан кәнагать булып яшәү серләре " дип аталган буклетлар таратылды.