Патриотик юнәлештәге чараны "Веста" социаль педагогы оештырды

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Түбән Каманың “Веста” үзәге социаль педагогы Елена Макарова 15 балигъ булмаган бала арасында “Киң минем туган илем” дип аталган интерактив төркемле дәрес үткәрде.

Максат: балаларның танып-белү активлыгын киңәйтү, илебез тарихы белән кызыксынуларын арттыру, үз халкына, үз ватаныңа карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.

Дәрес вакытында балалар Россиянең иң “яшь” булган дәүләт бәйрәме турында белде, дәүләт символлары турында искә төшерделәр.  Шулай ук балалар Кремльдә Россия Президентының фән, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә дәүләт премияләрен тапшыруы хакында мәгълүмат алдылар.

Аннары белгеч катнашучыларга “вакыт буйлап сәяхәт” кылырга һәм ата-бабаларыбызның ничек яшәвен, нинди эшләр белән шөгыльләнүләрен, шәһәрнең ничек төзелүен һәм җирне дошманнардан яклавын карарга тәкъдим итте.

Малайлар һәм кызлар кызыксынып тыңладылар, карадылар һәм фикер алышуда катнаштылар. Сораулар бирделәр һәм үзләре дә элегрәк укылган мәгълүмат белән бүлештеләр, үзләренең белемнәре белән педагогны шаккаттырдылар. Тарихның һәр мизгеле балалар хәтерендә бәйрәм белән бәйле якты һәм күңелле ассоциацияләрдә калсын өчен дәрес слайд күрсәтү белән үрелеп барды. 

Йомгаклау даирәсендә балаларга үз ватаныңны яратырга һәм сакларга, аның байлыкларын арттырырга, тарихын белергә һәм киләчәк буыннарга тапшырырга киңәш бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International