Түбән Каманың "Веста" үзәге социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 17 бала арасында "Ишегалды уеннары" дигән дәрес үткәрде.
Чараның максаты балаларны күчмә ишегалды уеннарына җәлеп итү, җәйге чорда актив ял оештыру юлы белән күңелле, күтәренке кәеф булдыру.
Хәрәкәтле уеннар җитезлекне, тизлекне, көчне, чыдамлыкны үстерә. Моннан тыш, хәрәкәттәге уеннар физик яктан гына түгел, ә шәхси сыйфатларны камилләштерүгә дә уңай йогынты ясый.
Бу уеннарда балалар аралашуга, команда төзи белүгә һәм анда бик теләп катнашырга өйрәнә, тиз уйлап, сикерергә һәм йөгерергә, ярышырга да, күңел ачарга да өйрәнәләр.
Балалар вакытларын күңелле һәм файдалы үткәрде.