Татарстанда психоневрологик интернатлар карамагындагылар арасында мини-футбол буенча турнир уза

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Мини-футболны популярлаштыру һәм актив яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, 2019 елның 20-21 июнендә Татарстанда психоневрологик интернатларның социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучылар арасында мини-футбол буенча ачык турнир уза.

Турнирның төп бурычлары:

- психоневрологик интернатларда социаль хезмәт алучыларны физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү;

- Татарстан Республикасында социаль хезмәт алучыларны массакүләм физкультура-сәламәтләндерү чараларына җәлеп итү өчен шартлар тудыру;

- актив ял оештыру һ.б.

Төркем уеннарының алдагы этабы Чистай психоневрология интернаты һәм  Кама Аланы психоневрология интернатында үткәрелә.

Финал этабы уеннары Чистай психоневрология интернатында узачак.

Спорт турнирында Татарстанның психоневрологик интернат командалары һәм Россиянең башка төбәкләреннән чакырылган дүрт команда катнаша.

Бүген башлангыч этапның төркем уеннары уза. Финал этабы уеннары 21 июньдә үтәчәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International