ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2019 ел
җомга

Питрәч районының "Шатлык" приютында  Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан "Солдат тормыш хакына көрәште" дигән патриотик дәрес узды.

21 июньдә Татарстанда Эшче һөнәрләр елы уңаеннан Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче 13 бала кием тегү һәм ремонтлау ательесында булып кайтты.

Бүген Зәйнең үзәк район китапханәсе базасында Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасының еллык хисап конференциясе узды. Очрашуга шәһәрнең генә түгел, Зәй районы авыл җирлекләреннән дә күрү буенча инвалид вәкилләре килгән иде. Конференциядә шулай ук социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина да катнашты.

2019 елның 26 маеннан 27 июненә кадәр "Наркотикларсыз тормыш" наркотикларга каршы республика акциясе үткәрелә. Әлеге акциягә Чистай муниципаль районындагы "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дә кушылды.

17 нче июнь көнне Тукай муниципаль районы "Шәфкатъ" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова социаль хезмәт алучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен алып бару максатыннан  уеннар уздырды.

Яр Чаллы шәһәре "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә белгеч Альбина Исмәгыйлева һәм Роспотребнадзорның Яр Чаллы территориаль бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты Флюра Шәйдуллина социаль хезмәт алучылар өчен мәгълүмати-консультация оештырды.

20  июньдә Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр  тернәкләндерү үзәгендә “Балалар! Юл! Куркынычсызлык! ” дигән  дәрес  булып узды.

20 июнь көнне Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең күчмә офисы "Яшь төзүче" балалар сәламәтләндерү лагеренә килде. Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре балигъ булмаганнарга һөнәри юнәлеш бирү буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтте.

Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юлламасы буенча 15 эшсез кеше "Электрон-исәпләү машиналары операторы" белгечлеге һәм "1С: Предприятие" программасы буенча һөнәри әзерлек узды.

Беркемгә дә сер түгел, җәй – һәр бала өчен елның иң яраткан чоры. Чөнки җәй иң якты, иң онытылмаслык хис-кичерешләр калдыра. Шул уңайдан, Яр Чаллы “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучыларны “Ура, каникуллар” дип исемләнгән ял көне клубының чираттагы очрашуына чакырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International