"Балкыш" комплекслы үзәге "Наркотикларсыз тормыш" акциясенә кушылды

2019 елның 21 июне, җомга

2019 елның 26 маеннан 27 июненә кадәр "Наркотикларсыз тормыш" наркотикларга каршы республика акциясе үткәрелә. Әлеге акциягә Чистай муниципаль районындагы "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дә кушылды.

20 июнь көнне акция кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнар белән "Наркотиклар: аңа кадәр һәм аннан соң тормыш" дигән профилактик чара уздырды. Белгечләр балаларга наркотикларның кеше организмына җимергеч тәэсир итүе турында сөйләде. Алган белемнәрен уеннарда "Сюрприз", "Мин сиңа телим", "Ассоциация" ныгыттылар. Чара ахырында балигъ булмаганнарга сәламәт яшәү рәвеше турында буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International