Питрәч "Шатлык" приютында каһарманнар турында фикер алышалар

2019 елның 21 июне, җомга

Питрәч районының "Шатлык" приютында  Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан "Солдат тормыш хакына көрәште" дигән патриотик дәрес узды.

Дәреснең максаты: тарихи белемнәрне ныгыту һәм тирәнәйтү, мөстәкыйль иҗади эш күнекмәләрен үстерү,  армия һәм батырлык мисалларында патриотик хисләр тәрбияләү. Балаларда ватанны саклап калучыларга, үз илең һәм анда яшәүче ата-бабаларыбыз өчен горурлык хисе тәрбияләү.

Социаль педагог Закалова Оксана балаларга халык тарихындагы мөһим сәхифәләр, ватан саклаган ата-бабалар батырлыгы һәм каһарманлыгы турында сөйләде. Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның исемнәрен искә төшерделәр. Балалар Җиңү Паркында мемориаль такта кую өчен күмәк хәтер шәме ясады.

Балалар өчен мондый дәрес бик мөһим, чөнки яшь буындагы фаҗига истәлеген сакларга кирәк. Балалар ветераннар башкарган батырлыкны онытмаска тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International