Яр Чаллы шәһәре "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә белгеч Альбина Исмәгыйлева һәм Роспотребнадзорның Яр Чаллы территориаль бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты Флюра Шәйдуллина социаль хезмәт алучылар өчен мәгълүмати-консультация оештырды.
Чараның максаты: даими рәвештә мәгълүмат бирү һәм агарту юлы белән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру.
Белгечләр социаль хезмәт алучыларга хокукларын яклау турында Россия Федерациясе законының төп статьялары белән таныштырганнан соң, товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны алыштыру, кире кайтару хокуклары турында төп нигезләмәләр буенча аңлатмалар бирде.
Белгечләр катнашучыларның барлык сорауларына да төпле һәм тулы җаваплар бирде, социаль хезмәт алучылар өчен белешмәләр таратты. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Яр Чаллы территориаль бүлегенең телефон номерларын искә төшерделәр.
Чарада 18 кеше катнашты.