21 июньдә Татарстанда Эшче һөнәрләр елы уңаеннан Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче 13 бала кием тегү һәм ремонтлау ательесында булып кайтты.
Тегү остасы балаларны тегүче һөнәре белән таныштырды. Балалар тегүче хезмәтенең җиңел булмавын белде, эш игътибарлылык һәм төгәллек таләп иткәнен аңладылар. Алар заказларны кабул итү, сызымнарны кисүне карады.
Оста киемнәрне булдыруның эзлеклелеген күрсәтте, шулай ук балаларны кызыксындырган сорауларга бик теләп җавап бирде. Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый инклюзив чаралар тәрбияләнүчеләрнең коммуникатив үсешенә генә түгел, ә киләчәктә һөнәр сайлауда да уңай йогынты ясый.