20 июнь көнне Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең күчмә офисы "Яшь төзүче" балалар сәламәтләндерү лагеренә килде. Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре балигъ булмаганнарга һөнәри юнәлеш бирү буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтте.
Әлеге чара уңаеннан "Минем киләчәк һөнәрем дигән һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрелде. Анда һөнәрне аңлы сайлау, хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләр турында сөйләшү узды. Очрашуның уен форматы яшүсмерләргә эшче һөнәрләрнең башкаларыннан ни дәрәҗәдә аерылып торуын аңларга ярдәм итү, шулай ук булачак һөнәреңне мөстәкыйль рәвештә билгели башлауга юнәлтелгән иде.
Лагерьның беренче сменасының һөнәри юнәлеш бирүче чарасында 100 бала катнашты. Үзәкнең мобиль офисында өлкән сыйныф укучылары һөнәри мәнфәгатьләр һәм юнәлешдәрне билгеләү буенча экспресс-диагностика уздылар, белгечләрдән консультацияләр алдылар.