20 июньдә Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә “Балалар! Юл! Куркынычсызлык! ” дигән дәрес булып узды.
Биредә балаларда юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерде. Дәрес әңгәмәдән башланып китте, табышмаклар чишелде.
Дәреснең икенче өлешендә балаларга презентация күрсәтелде. “Мин җәяүле” дигән уен белән тәмамланды. Балалар белемнәрен оста итеп практикада кулланды.