ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Эшче һөнәрләр елы уңаеннан Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр  тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр чәчтарашта булып кайтты.

Агымдагы елның 21 нче июнендә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге "АПОПАТ" акционерлык җәмгыятенең пенсия алды яшендәге гражданнар категориясенә керә торган хезмәткәрләре белән очрашуда катнашты.

Түбән Кама "Веста" үзәге белгече Любовь Таирова үзәк хезмәткәрләренә "Эшлекле уен актив белем бирү формасы" дигән методик сәгать оештырды.

Социаль педагог Ольга Бывальцева муниципаль бюджет киноучреждениесе белгечләре Елена Митюшкина һәм Гөлназ Сизова белән берлектә Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучылар өчен "Солдат" дигән нәфис фильм карау оештырганнар.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.

Татарстанда беренче бала тапкан 873 яшь ана һәм өченче баласы туган 171 хатын-кыз 2019 елның 21 июненә яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.

28 июньдә Түбән Новгородта Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Г. Г. Лекарев 2019 елның 5 ае нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе субъектларында хезмәт шартлары һәм хезмәтне саклау торышы, шулай ук хезмәтне саклау буенча законнарны камилләштерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздыра.


21
июнь, 2019 ел
җомга

Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Хәтер көне билгеләп үтелде.

Ел саен, 22 июнь көнне дөньяның күп кенә почмакларында “Хәтер шәме” акциясе уза. Бу көн - 1941 елның 21 июне халкыбыз хәтерендә иң авыр көннәрнең берсе булып саклана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International