Өченче ел рәттән Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр Сабан туе милли бәйрәмне күңелле итеп билгеләп үтәләр.
Минзәлә картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче социль хезмәт алучылар өчен һәр иртә зарядкадан башлана.
3 июлендә Балтач районының Кургем авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Халтурина Фекла Владимировна үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Планетаны чүп-чардан чистартыйк" акциясендә катнашты.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Менделеевск "Өмет яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәткәрләр "Бөтен кыйммәтләр таҗы - гаилә" дигән чара уздырды.
Репортер алып баручыдан нәрсәсе белән аерыла, журналист булып эшләр өчен кайда һәм никадәр укырга кирәк? Зәй районының “Йолдызлык” лагеренда ял итүче балаларның бу һәм башка сорауларына бүген теле һәм радио алып баручысы Альбина Асылгәрәева җавап бирде.
2 июльдә Чистай муниципаль районының “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнар белән “Кануннар илендә” темасына профилактик дәрес үткәрде.
Әгерҗе муниципаль районының "Наз" социаль приютында тәрбияләнүчеләр “Безнең як хәзинәсе” дигән программа төзеде. Бу программа узган гасырның көнкүреш предметлары, аларны билгеләү, тормышта куллануны формалаштыруга юнәлдерелгән.
Кичә Яшел Үзән шәһәре мәшгульлек үзәгенең мобиль офисы Васильево авыл җирлеге башкарма комитетында булды.
5 июльдә Бөгелмә мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Наталья Матвеева халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә юридик характердагы консультацияләр бирәчәк.