2 июльдә Чистай муниципаль районының “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнар белән “Кануннар илендә” темасына профилактик дәрес үткәрде.
Чараның максаты һәм бурычлары, беренче чиратта, укучыларның хокукый культурасын формалаштыру, үз гамәлләре, законга карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Әлеге дәресләр барышында тормыштан мисаллар китерелде, төрле ситуацияләр тикшерелде, балигъ булмаганнар фикер алышуда актив катнашты һәм белгечләрнең компетентлы тулы җавапларын ала торган сораулар бирделәр.