Хәрәкәттә – бәрәкәт

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Минзәлә картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче социль хезмәт алучылар өчен һәр иртә зарядкадан башлана.

Әлеге чараның максаты сәламәт тормыш алып бару, физкультура һәм спортка карата кызыксыну уяту. Күңелле көй яңгыратып медицина хезмәткәрләре иртәнге зарядка ясата, сәламәтлек сукмагында йөртәләр, ә көн дәвамында исә өлкәннәр һәм инвалидлар урам тренажерларында бик теләп шөгыльләнә.

Әлеге тренировкалар сәламәтлек өчен икеләтә файда, чөнки урамда саф һавада спорт белән шөгыльләнү уңайлы һәм күңелле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International