Балтач районында яшәүче сугыш ветеранына 95 яшь тулды

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

3 июлендә Балтач районының Кургем авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Халтурина Фекла Владимировна үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Куныр авыл җирлеге башлыгы Руслан Егоров, район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Рәмзия Хәйруллиналар  юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерде.

Юбилярга нык сәламәтлек теләп Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк, авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәч тапшырдылар. 

Фекла Владимировна озак еллар Кургем башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшләгән, хәзерге вакытта улы  Вячаслав тәрбиясендә яши, дүрт бала тәрбияләп үстерә, өч оныгы һәм өч оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International