Әгерҗе муниципаль районының "Наз" социаль приютында тәрбияләнүчеләр “Безнең як хәзинәсе” дигән программа төзеде. Бу программа узган гасырның көнкүреш предметлары, аларны билгеләү, тормышта куллануны формалаштыруга юнәлдерелгән.
Балалар Татарстанда яшәүче халыкларның көнкүреше, аларның гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәр, уеннар белән таныша.
3 нче июль көнне тәрбияче Ефимова Лидия балаларга кызыклы корылма - кое турында сөйләде, элек ул суүткәргечне алыштырган су эчә торган җир. Авылларда бар җирдә дә шундый эчәргә яраклы су чыгару өчен кое-корылмалары бар иде. Кое кулдан казып, түбәсен ябып, яңгыр суы эләкмәслек итеп ясалган. Аннан су алу өчен чиләк асып куелган. Приют территориясендә өлкән мәктәп яшендәге балалар ишек алдын матурлау, рәсмиләштерү өчен кое макетын мөстәкыйль кордылар.