Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында  Сабан туе узды

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Өченче ел рәттән Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр Сабан туе милли бәйрәмне күңелле итеп билгеләп үтәләр.

Бүген интернат территориясе иртәдән үк төрле төстәге флажоклар балкый, күңелле музыка яңгырый, халыкның кәефен күтәрә һәм аларны бәйрәмгә дәртләндерә.

Интернат хуҗаларына кунакка яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге волонтерлары, район мәдәният йорты үзешчән сәнгать коллективлары – "Волжанка" ветераннар хоры һәм "Иделкәй" татар ансамбле килгән иде.

Интернат директоры Тәнзилә Васильеваның тантаналы котлауыннан соң, бәйрәм кунаклары рәхәтләнеп күңел ачу һәм шатлык атмосферасына чумды. Сабан туендагы кебек төрле конкурслар, җыр-биюләр башкарылды. Интернатта яшәүчеләр спорт бәйгеләрендә, милли бәйгеләрдә бик теләп катнашты, бүләкләр алдылар. 

Сабан туе зур бәйрәм өстәле яннда тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International