"Балкыш"та тәрбияләнүчеләр "Планетаны чүп-чардан чистартыйк" акциясендә катнашты

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Планетаны чүп-чардан чистартыйк" акциясендә катнашты.

Приютта тәрбияләнүчеләр, Белова Венера җитәкчелегендә "Планетаны чүп-чардан чистартыйк" дип исемләнгән акция барышында көнкүреш калдыкларын аерым җыю һәм утильләштерү системасы принциплары белән танышып кына калмады, үзләре дә ташландык материалдан искиткеч драконнар ясадылар.

"Балалар белән без чүп барлыкка килү чыганаклары турында күзаллауны ачыкладык, экологик проблеманы анализлый белүне үстердек", - дип нәтиҗә ясады чарага тәрбияче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International