Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Менделеевск "Өмет яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәткәрләр "Бөтен кыйммәтләр таҗы - гаилә" дигән чара уздырды.
Чараның максаты гаилә кыйммәтләрен: мәхәббәт, тугрылык, бер-берсенә ышанычлы һәм җылы мөнәсәбәтне саклау һәм арттыру, уңай эмоцияләр һәм хисләр үстерү.
Һәр гаилә парына социаль хезмәткәрләр бәйрәмнең үзгәрешсез символы - ромашка бәйләмен тапшырды, бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, аның традицияләре турында сөйләделәр. Өлкән яшьтәге гражданнар гаилә мәхәббәтен гәүдәләндергән Петр һәм Феврония турында зур кызыксыну белән тыңлады.
Өлкән яшьтәге парлар, үз чиратында, үзләренең танышу тарихы белән уртаклашты, социаль хезмәткәрләргә гаилә фотоларын күрсәтте, гаиләләрендә гореф-гадәтләр һәм кыйммәтләр турында сөйләделәр, бүлек хезмәткәрләренә гаилә иминлеге һәм озак еллар бергә яшәүнең кечкенә серләрен ачтылар.