Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Гөлнара Фәйзиева көндезге тору төркеме өчен «Импульс» яшьләр үзәгенә экскурсия оештырды.
Тернәкләндерү аша үткән инвалид яшьләрнең күбесе өчен олы тормышка чыгу җиңел булмаска мөмкин. Нәкъ менә монда үзенең рәсми вазыйфалары кысаларыннан чыгып, чын остаз булып киткән педагог-психолог роле беренче планга чыга.
Ел башыннан авыл җирендә яшәүче 30 727 өлкән яшьтәге татарстанлы диспансерлаштыру, вакцинацияләү, скрининг һәм башка медицина процедураларын узу өчен медицина учреждениеләрендә булды. Шуларның 25 498 диспансерлаштыру узды. Чаралар «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Бүген, 19 августта, Әлмәткә эш визиты белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова килде.
«Гаилә» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла торган «Актив озын гомерлелек» программасы кысаларында Арча районы «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге белгечләре конфет савыты үрү буенча мастер-класс оештырды.
Президент Владимир Путинның Федераль Собраниегә юлламасында билгеләнгән Россия үсешенең милли максатлары кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елда яңа демографик инициативалар кертү буенча норматив актлар булдырырга кушты.
Бөгелмәдә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «ПРОФинансики» программасын гамәлгә ашыру кысаларында социаль хезмәт алучылар белән финанс инструментлары һәм хезмәтләре турында сөйләштеләр.
18 августта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт алучылары эрготерапия кабинетында чарада булдылар. Дәрес кулларның хәрәкәт активлыгын һәм вак моториканы торгызуга юнәлдерелгән иде.
Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм социаль яклау бүлеге белгечләре социаль контракт төзегән гражданнар белән актив эшлиләр.
Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучы Тимур Савосин кунакта булды. Ул тәрбияләнүчеләр, ата-аналар һәм хезмәткәрләр белән әңгәмә үткәрде, белемнәре һәм шәхси тәҗрибәсе белән уртаклашты.