«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә эрготерапия кабинетында дәрес узды

2025 елның 19 августы, сишәмбе

18 августта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт алучылары эрготерапия кабинетында чарада булдылар. Дәрес кулларның хәрәкәт активлыгын һәм вак моториканы торгызуга юнәлдерелгән иде.

Социаль эш буенча белгеч социаль хезмәт алучыларны кул функцияләрен торгызу ысуллары белән таныштырды. Күнегүләр өчен шпингалетлар, ясалма йозак, ишек чылбыры кулландылар. Шулай ук, белгеч сүзләренчә, буыннарның хәрәкәт функцияләрен, бармакларның нечкә хәрәкәт активлыгын һәм тактиль сизгерлекне торгызырга күпфункцияле «ДОН» комплексы һәм төрле күнегүләр ярдәм итә ала.

Чарада биш кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International