Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм социаль яклау бүлеге белгечләре социаль контракт төзегән гражданнар белән актив эшлиләр.
Озата бару кысаларында белгечләр социаль контрактның шартларын һәм социаль адаптация планын аңлаталар, хисап бирү срокларын контрольдә тоталар, контрактны үтәүнең барлык этапларында социаль хезмәт алучыларга ярдәм итәләр.
Югары Ослан районында ел башыннан 19 социаль контракт төзелгән, шулардан:
- 5 – эшкә урнашуда ярдәмгә;
- 8 – үз эшеңне ачуга;
- 2 – катлаулы тормыш ситуациясен җиңүгә;
- 4 – шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә.