30,7 меңгә якын өлкән яшьтәге татарстанлы район хастаханәләренә китерелгән

2025 елның 19 августы, сишәмбе

Ел башыннан авыл җирендә яшәүче 30 727 өлкән яшьтәге татарстанлы диспансерлаштыру, вакцинацияләү, скрининг һәм башка медицина процедураларын узу өчен медицина учреждениеләрендә булды. Шуларның 25 498 диспансерлаштыру узды. Чаралар «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Илтеп җиткерү федераль бюджет акчаларына сатып алынган махсуслаштырылган автотранспортта башкарыла. Өлкәннәрне халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре белгечләре озата бара.

Проект өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм актив озын гомерлелек өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Даими медицина тикшерүләре сәламәтлек белән бәйле проблемаларны иртә стадияләрдә ачыкларга ярдәм итә, бу дәвалауны вакытында башларга һәм җитди катлаулануларны булдырмаска мөмкинлек бирә.

Агымдагы елда барлыгы 35 мең гражданны медицина хезмәте белән тәэмин итү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International