«Гаилә» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла торган «Актив озын гомерлелек» программасы кысаларында Арча районы «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге белгечләре конфет савыты үрү буенча мастер-класс оештырды.
Оста Сәгыйдә апа эшнең барлык нечкәлекләре турында аңлаешлы итеп сөйләде. Материал сыйфатында ясалма чыбыклар кулландылар.
Катнашучылар тәэсирләре, идеяләре белән уртаклаштылар һәм энтузиазм белән эшләделәр. Мондый чаралар өлкән яшьтәге кешеләрнең активлыгын саклап калуда мөһим роль уйный, аларның социаль интеграциясенә һәм эмоциональ иминлегенә ярдәм итә.