Министр Эльмира Зарипова «РОСТКИ» форумында чыгыш ясады

2025 елның 19 августы, сишәмбе

Президент Владимир Путинның Федераль Собраниегә юлламасында билгеләнгән Россия үсешенең милли максатлары кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елда яңа демографик инициативалар кертү буенча норматив актлар булдырырга кушты.

Яңа демографик инициативалар арасында:

- көндезге формада укучы хатын-кызлар өчен йөклелек буенча исәпкә куелганда бер тапкыр 100 мең сум түләү;

- күпбалалы гаиләләрдәге балалар өчен урта һөнәри белем бирү бәясенең 30 % компенсацияләү;

- ун һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен бушлай автомобильләр;

- аз керемле студент гаиләләре өчен «Социаль няня» проекты;

- аз керемле гаиләләрдәге яңа туган сабыйлар өчен беренче кирәкле әйберләрне прокатка бирү пунктлары.

Бу хакта бүген «РОСТКИ» форумында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте. Ведомство башлыгы шулай ук республикада гамәлдәге социаль ярдәм чаралары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International