Бүген, 19 августта, Әлмәткә эш визиты белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова килде.
Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Әлмәт районы буенча идарәсендә гражданнарны шәхсән кабул итү булды, аның барышында министр урынбасары район халкының сорауларына җавап бирде. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре үз эшеңне ачуга финанс ярдәме күрсәтүгә һәм халыкның мәшгульлеге турындагы гамәлдәге законнарга кагылды. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә җентекле аңлатмалар бирелде.

Клара Таҗетдинова шулай ук «РЦОК» ҖЧҖендә булды. Анда инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары җиһазландырылган. Министр урынбасары инвалидлар өчен эш урыннарын җиһазлау белән танышты.