Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Гөлнара Фәйзиева көндезге тору төркеме өчен «Импульс» яшьләр үзәгенә экскурсия оештырды.
Үзәк директоры оешманың эшчәнлеге белән таныштырды. Кунакларга бигрәк тә чүлмәкче остаханәсе ошады. Яшьләр шулай ук спорт мәйданчыгында булдылар, үзләренең физик күнекмәләрен күрсәттеләр.
Экскурсия көне утлы фонтаннар янына бару белән тәмамланды.