Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында район мөхтәсибәте белән тыгыз социаль партнерлык булдырылган.
Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә балигъ булмаганнар белән янгын куркынычсызлыгы темасына чара үткәрелде.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында кәгазьдән кәрзин ясау буенча мастер-класс оештырылды. Аны учреждениенең эчке волонтеры Рафис Шәфигуллин үткәрде. Булачак чарага ул бөтен җаваплылык белән килде – мастер-класста катнашучыларга яңа техниканы үзләштерү җиңелрәк булсын өчен алдан ук кәгазьдән эшләнмәләр әзерләде, булачак кәрзиннәр өчен нигезләрне ябыштырды.
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында ветераннарны аерым игътибар һәм кайгырту белән чолгап алу кабул ителгән. Әйтик, Балтач районында ел саен Татарстан Республикасының интернат-йортларында яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга кунакка баралар.
Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә игелеккә, хөрмәткә һәм зирәклеккә багышланган җылы һәм күңелгә үтеп керерлек бәйрәм узды. Чара кунаклары ветераннар булды, аларны өйдә пешкән ризыклар белән чәй табыны каршы алды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2025 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр техник сәбәпләр аркасында Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүче аерым бюджет тармаклары хезмәткәрләрен һәм пенсионерларны шифаханә-курорт дәвалану (шифаханә-курорт дәвалануга юлламалар һәм шифаханә-курорт дәвалануга электрон сертификатлар) мәсьәләләре буенча кабул итү Министрлыкта гамәлгә ашырылачагы турында хәбәр итә (Казан шәһәре, Волгоград ур., 47 йорт, 101 нче каб.).
3 октябрьдә Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучы Роза Быкованы юбилее белән котладылар.
Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә игелек һәм хөрмәт атналыгы дәвам итә. Иҗади чараларның берсе киптерелгән үсемлекләрдән китап кыстыргычы ясау буенча мастер-класс булды. Венера Гарифуллина әзерләгән коры чәчәкләрдә җәй турындагы якты истәлекләр сакланган.
«Милли приоритетлар» АКБО «Ел әтисе» кулланучы видеосы конкурсын уздыру инициативасы белән чыкты. Проект аталар һәм балалар арасындагы үзара хезмәттәшлекнең уникаль үрнәкләрен ачыклауга һәм күрсәтүгә, шулай ук алар булдыра торган махсус тәрбия һәм рекреацион мохитне анализлауга юнәлдерелгән. Конкурс кысаларында әтиләрнең балаларны үстерүгә һәм социализацияләүгә керткән өлешләрен, аларның компетенцияләр формалаштырудагы ролен чагылдырган видеоматериаллар тәкъдим ителәчәк.
Бөгелмәдә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мин – зур илнең кечкенә гражданины» дигән хокукый лабиринт узды. Очрашуның максаты – үсеп килүче буынга үз хокукларыңны һәм бурычларыңны белергә, алардан дөрес файдаланырга кирәклеге турында мәгълүмат җиткерү.