Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә балигъ булмаганнар белән янгын куркынычсызлыгы темасына чара үткәрелде.
Катнашучыларга янгын куркынычы булган көнкүреш приборлары белән эш итү кагыйдәләре, табигатьтә, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр. Очрашуның төп идеясе янгыннарны кисәтү булды.
Очрашу азагында катнашучыларга тематик буклетлар тапшырылды.