Бөгелмәдә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мин – зур илнең кечкенә гражданины» дигән хокукый лабиринт узды. Очрашуның максаты – үсеп килүче буынга үз хокукларыңны һәм бурычларыңны белергә, алардан дөрес файдаланырга кирәклеге турында мәгълүмат җиткерү.
Чара барышында балалар Бала хокуклары турындагы конвенциядә язылган төп хокукый терминнар, хокуклар һәм ирекләр белән таныштылар. Алга таба хокукый уенда теге яки бу сорауларны ачыкларга тырышып карадылар һәм алардан чыгу өчен хокукый чишелешләр эзләделәр. Социаль хезмәтләр алучылар интернет-мошенниклыкның иң киң таралган төрләре турында сөйләштеләр.
Мондый чаралар социаль-хокукый компетентлыкны күтәрүгә һәм граждан җаваплылыгы тәрбияләүгә ярдәм итә.