Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында ветераннарны аерым игътибар һәм кайгырту белән чолгап алу кабул ителгән. Әйтик, Балтач районында ел саен Татарстан Республикасының интернат-йортларында яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга кунакка баралар.
Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Ветераннар советы рәисе Радик Михайлов Саба районындагы Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының пенсионерлары һәм инвалидлары янына бардылар. Өлкәннәр белән район яңалыклары белән уртаклаштылар, Балтач районы кулланучылар җәмгыяте әзерләгән күчтәнәчләр тапшырдылар. Өлкән буын гражданнары игътибарга бик шат иделәр, Балтач районы хакимиятенә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.