Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында кәгазьдән кәрзин ясау буенча мастер-класс оештырылды. Аны учреждениенең эчке волонтеры Рафис Шәфигуллин үткәрде. Булачак чарага ул бөтен җаваплылык белән килде – мастер-класста катнашучыларга яңа техниканы үзләштерү җиңелрәк булсын өчен алдан ук кәгазьдән эшләнмәләр әзерләде, булачак кәрзиннәр өчен нигезләрне ябыштырды.
Социаль хезмәтләр алучылар зур дәрт белән эшкә керештеләр. Күпләр өчен мондый үрү чын ачыш булды, алар моның белән беренче тапкыр шөгыльләнделәр. Барысы да бик тырыштылар, бер-берсенә ярдәм иттеләр.
Мастер-класслар үткәрүчеләр өчен бу үз сәләтләрен күрсәтү, үз-үзеңне бәяләүне күтәрү мөмкинлеге, ә катнашучылар өчен иҗатның төрле юнәлешләренә кушылу өчен яхшы стимул.