Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән берлектә хезмәткәрләрнең хезмәтенә вакытында һәм тулысынча түләү өлешендә хезмәт хокукларын үтәүне тәэмин итү эшен дәвам итә.
«Милли приоритетлар» АКБО Россия Хезмәт министрлыгы ярдәмендә «Ел әтисе» видеолар конкурсын үткәрә.
Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкәннәрне котлаулар дәвам итә.
Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» проектын, шулай ук менталь тайпылышлары булган кешеләрне социаль тернәкләндерү программасын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә көндезге тору бүлеге социаль хезмәт алучылары өчен практик дәрес үткәрде.
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Балтач районында гаиләгә тәрбиягә алынган Идея Жилина янына килделәр.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләре бердәм «Россия эше» бренды астында заманча кадрлар үзәкләренә үзгәртелде. Мәшгульлек хезмәтен яңарту һәм яңа эш стандартларын кертү 2019 елда «Демография» илкүләм проекты кысаларында башланган иде. 2025 елдан модернизацияләү яңа «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында дәвам итте.
Бәйрәм уңаеннан Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре булачак әниләр белән тренинг элементлары белән мастер-класс үткәрделәр. Чара район үзәк хастаханәсе базасында узды.
Учреждение ветераннары белән җылы очрашу Лаеш шәһәренең мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә узды.
Өлкәннәр ункөнлеге көннәрендә Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына «Беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашучылар килде. Алар үзләре белән чын бәйрәм – яраткан җырлар һәм җылы сүзләр белән тулы күңел концерты алып килделәр.
Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук гражданнарга хокукый белем бирү максатларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге хокукый ярдәм көне үткәрәчәк.