3 октябрьдә Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучы Роза Быкованы юбилее белән котладылар. Ул 2007 елдан бирле хезмәтләр ала, һәм аңа 80 яшь тулды.
Роза Быкова кунакларны ачык йөз белән каршы алды. Социаль хезмәтләр алучыга нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, туганнары һәм якыннарының сизгер һәм кайгыртучан булуын теләделәр. Аңа шулай ук бүләкләр тапшырдылар.